Җинаять һәм җәза
1 август 2022, 05:49

Бер тәүлек эчендә 58 исерек водитель тотылган

Кеше төрле фаҗигаләрдән, башкаларның хаталарыннан сабак алырга, аларны кабатламаска тиеш тә бит...

Бер тәүлек эчендә 58 исерек водитель тотылганБер тәүлек эчендә 58 исерек водитель тотылган
Бер тәүлек эчендә 58 исерек водитель тотылган

Узган тәүлектә, 31 июльдә, республика юлларында 8 автомобиль һәлакате теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 11 кеше имгәнгән.. Шул ук чорда дәүләт автоинспекторлары 1500 дән артык юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаган, 58 исерек шоферны эләктергәннәр. Ә шуларның өчесе кабаттан исерек килеш руль артына утырып тотылган.

Кеше төрле фаҗигаләрдән, башкаларның хаталарыннан сабак алырга, аларны кабатламаска тырышырга тиеш тә бит. Кызганыч, шушы "канун" һәркайсыбызның да аңына барып җитми.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас