Җинаять һәм җәза
22 июль 2022, 06:40

16 ел буена эшкуарларны талаганнар

Аларны куркытып тотканнар.

avchernov.ruavchernov.ru
avchernov.ru

Ишембайда яшәүче дүрт кешене эшкуарларны талаган өчен хөкем итәчәкләр. Алар 16 ел буена эшкуарлардан акча таптырып яшәгән, дип хәбәр итәләр Башкортстан прокуратурасыннан.

Гаепләнүчеләрнең берсе 2005 елда җинаятьчел төркем төзи һәм аңа өч кешене җәлеп итә. Әле аларның иң яшенә – 29, иң өлкәненә 64 яшь. Гаепләнүчеләр җәмәгать туклануы, шиномонтаж, такси хезмәте, йөк машиналарын арендага бирү белән шөгыльләнүче бизнес хуҗаларын куркытып, акча таләп иткәннәр.

Шул рәвешле алар 2005 елдан алып 2021 елга кадәр җәмгысе 14 миллион сумнан күбрәк акча алганнар. Әле каза күрүчеләр саны 14 кеше дип исәпләнә. Банда вәкилләре гаепләрен танудан баш тарткан.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас