

Уфада полицейскийлар Сәгыйть Агиш урамы яклап урманда наркотиклар яшереп торучы 34 яшьлек ирне тоткарлаган.
«Мәк» операциясе вакытында полиция хезмәткәрләре урман кырларын тикшереп йөргән вакытта шикле бер кешене күреп калганнар. Ир бер агач тирәсендә чит тирә ягына карана-карана җирдә чокынган һәм шул урынны фотога төшергән. Аннары, шәп-шәп атлап, машинасына киткән. Ә тимер аты янында инде аны полицейскийлар каршы алган. Үзе белән аның наркотик салынган тагын 13 пакеты барлыгы ачыкланган.
Бу кырын эше белән тотылган 34 яшьлек ир техника кибете директоры булып эшли икән, ә буш вакытларында җиңел акчага кызыгып, «закладка» куеп йөргән. Аның өендә тыелган матдәләр белән тагын 40 пакет табылган.
Ир башта наркотиклар таратканын яшерергә тырышкан, үзем кулланам, дигән, тик соңыннан сату иткәнен таныган.
Җинаять эше кузгатылган.