Җинаять һәм җәза
16 Июля 2022, 07:31

Җен-пәриләрдән сакланасы килгән

Кисәтүләргә карамастан, беркатлы халкыбыз һаман  аларга ышана...

astroezoterika.ruastroezoterika.ru
Фото:astroezoterika.ru

Уфада яшәүче өлкән яшьтәге ханым  бозымнан һәм кара көчләрдән котылу өчен шарлатаннарга 300 мең сумнан артыграк акчаларын биргән.

80 яшьлек хатын сөйләвенчә, ул телевизор караганда күрәзәчеләр хезмәтләре турындагы игълан белән кызыксынган. Һәм бер “күрәзәче” белән элемтәгә кергән.

Ялган багымчы хатынга сине карганнар, бозым салаганнар дип ышандырган. Фәлән сум акча түләгәндә бозымнан котылып була дип тә сөйләгән. Еллар буе җыйган акчаларын пенсионер хатын почта переводлары ярдәмендә җибәргән.

Полиция бу очрак буенча җинаять эше кузгаткан.

Безнең илдә мондый алданулар беркайчан да бетмәстер, мөгаен. Аферистлар турында  күрсәтеп-сөйләп торганда да аларга ышанучы табылачак... 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас