

Уфада яшәүче бер кешегә миллион сум штраф түләргә туры киләчәк.
Аның Сипайлово бистәсендә урнашкан гаражыннан полиция хезмәткерлере зур күләмдә алкоголь эчемлекләр тапкан.
Җәзасы ни өчен зур икән, дисезме? Беренчедән, бик зур күләмдә - 500 литрга якын алкоголь булган, икенчедән, ул лицензиясез. Өченчедән, ир аны киләчәктә сату өчен саклаган. Полицейскийлар алынган продукцияне 250 мең сумга бәяләгән.
Ир үз гаебен таныган - аңа карата зур күләмдә лицензиясез этил спирты һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше факты буенча эш кузгатылган. Суд гаепләнүчегә бер миллион сум штраф билгеләгән.
Фото: News102. ru