

Уфада медицина университетында укып йөрүче өч студент наркотиклар белән тотылганнар.
Алар шәһәрнең төрле урыннарвнда "закладка" кую белән шөгыльләнгәннәр. "Бизнес"ка кереп китеп, берничә атна эшләгач, яшьләрне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган, дип хәбәр итә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте.
Ведомство мәгълүматларына караганда, яшьләр җинаять өстендә тотылган. Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында полиция хезмәткәрләре студентлардан 80 гр берничә төр «синтетика»: мефедрон, МДМА һәм амфетамин тартып алган. Шулай ук электрон үлчәүләр, телефоннар, банк карталары һәм тыелган матдәләрне сату өчен кирәкле башка материаллар да булган.
Яшьләрнең өчесе дә табиб булу теләге белән Уфага укырга килгәннән. Әмма җиңел акча эшләү теләге аларны упкынга тартып төшергән. Хәзер яшьләргә карата РФ Җинаять кодексының 228.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Автор фотосы.