Җинаять һәм җәза
13 июль 2022, 14:21

Дәүләкән мэрын кулга алганнар

Аңа карата җинаять эше ачылган.

Пресс-служба УФСБ по РБПресс-служба УФСБ по РБ
Пресс-служба УФСБ по РБ

Башкортстанда Дәүләкән шәһәре хакимияте башлыгы кулга алынган. Ул вазифа вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә.

Тикшерү комитетының төбәк бүлегеннән хәбәр итүләренчә, түрә 2019 елда “Экология” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында вәкаләтләрен арттыра. Эш шунда: шәһәр хакимияте белән “Уфа Газ компаниясе” җәмгыяте арасында Дәүләкәндә су чистарту системасын төзү турында килешү төзелә. Подрядчик төзү-монтаж эшләрен башкарганда башта расланган проект-смета документларыннан читләшә. Хакимият башлыгы бу хакта белсә дә, кабул итү проектына кул куя һәм муниципаль бюджеттан 89 миллион сумга якын сумма түләргә рөхсәт бирә.

Нәтиҗәдә су тазарту системасы бүген дә кулланылышка кермәгән.

Әлеге җинаятьне Русия Федераль иминлек хезмәтенең республика буенча идарәсе оперативниклары ачыклаган. Тикшерү дәвам итә. Мэр үзенең гаебен өлешчә таныган.

Исегезгә төшерәбез, Вячеслав Гапоненко Дәүләкән шәһәрен 2017 елның августыннан җитәкли.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас