Җинаять һәм җәза
12 июль 2022, 05:22

Водитель берьюлы өч кешене бәрдергән

Авария Подмосковьеның Люберцы шәһәрендә кичә, 11 июльдә, теркәлгән. 

moskvichi.netmoskvichi.net
Фото:moskvichi.net

Юл камералары   Мәскәүнең Люберцы шәһәрендә каршеринг (машиналарны кыска вакытка – минутлы тарификация белән –  арендага алу хезмәте), автомобиленең автобус тукталышына барып менү моментын видеога  теркәгән. Кадрлардан күренүенчә,  машина зур тизлектә юл аша чыккан кешеләрне бәрдерә.

Соңрак  хокук саклаучылар белән әңгәмәдә водитель тукталуштагы кешеләрне үзен начар хис иткәнгә күрә бәрдерүен сөйли. Аның бу версиясе җентекләп тикшереләчәк, әлбәттә.

Моңа кадәр Подмосковье губернаторы Андрей Воробьев һәлакәттә каза күргән 3 кешегә барлык тиешле ярдәмне күрсәтергә йөкләмә биргән иде.

Люберцының Октябрьский проспектындагы бу фаҗига турында кичә, 11 июльдә билгеле булды. Каршеринг водителе каршы юл полосасына чыгып юлны кичкән җәяүлеләрне бәрдерә һәм тукталыш янындагы такси машинасына барып бәрелә. Өч кешене дәваханәгә илтәләр.

Тик кичкә һәлакәттә каза күргән ике кешенең һәлак булуы ачыклана... Авариядә җәрәхәтләнгән 14 яшьлек кыз амбулатор дәвалана.

Куркыныч хәлләр. Урамда, җәяүлеләр кичүендә, тукталышта да исән-имин йөрүгә ышаныч юк. Бәрдерәләр дә,таптап та китәләр... Якыннарын югалтканнарга нинди зур кайгы...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас