Җинаять һәм җәза
12 июль 2022, 14:28

Кан һәм үтерешләр теләгән

Нишләп сәламәт булмаганнарга корал саталар соң?

og47.ruog47.ru
Фото:og47.ru

Суд 3 сентябрьгә кадәр  Ленинград өлкәсендәге пляжда кешеләргә ут ачкан Санкт-Петербург кешесен сак астына утырткан.  Шикләнелүче ир “кан һәм үтерешләр теләдем” дип җавап бирә.

РЕН ТВ бастырган видео кадрларыннан рәшәткә артындагы ирнең үтереш сәбәбен ачыклаганда елмаеп торуы күренә. Аның сүзләренчә, ул вөҗдан газаплары кичерми.

Русия Тикшерү комитетының төбәктәге идарәсендә хәбәр итүләренчә, 3 июльдә  Васкелово авылы тирәсендәге Гупуярви пляжында  утлы коралдан ату билгеләре белән 1989 елгы ирне тапканнар. Шаһитлар аңа урманнан аттылар дип сөйли. 9 июльдә шунда ук икенче бер ирне яралыйлар. Ул  дәваханәгә озатылган. Атучыны ачыклыйлар, ул моңа кадәр хөкем ителмәгән 1994 елгы ир. Аңа психологик-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Тикшерү комитеты аңа кагылышлы видеоны бастырган. 27 яшьлек Михаил Кузнецов психоневрология диспансерында исәптә тора, ул хәрби патроннар белән атар өчен пневматика винтовкасын үзгәреп корган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас