

Шушы көннәрдә билгесез адәмнәр Баймак районының Талкас күлендә машина юганнар. Моңа шаһит булучылар закон бозу очрагын фотога төшереп алганнар. Хәбәр “инцидент-менеджмент “ системасына эләккән. Бу хакта район хакимияте башлыгы Фәнис Әминев үзенең социаль челтәрләрендә язып чыккан.
Ул Талкас күле буена ял итәргә килүчеләр машиналарын махсуслаштырылган урыннарда калдыра алуларын искәрткән. Су саклау зонасында – яр буеннан 50 м ераклыкта – моны эшләргә һич ярамый.
Хәбәр БР Экология министрлыгының Сибай территориаль комитетына тапшырылган. Машина хуҗасы ачыкланган, аны административ җаваплылыкка тарттырачаклар. Бу очракта 3 мең сумнан алып 4,5 мең сумга кадәр штраф каралган.
Чыганак: bashinform.ru