Җинаять һәм җәза
4 июль 2022, 08:27

Хакимияттәге чиновник ришвәт алган

Нәфесен тыя алмаган...

БР буенча  Тикшерү комитетыннан.БР буенча  Тикшерү комитетыннан.
Фото: БР буенча Тикшерү комитетыннан.

Мәләвез районы хакимияте башлыгының  төзелеш, ТКХ һәм инфраструктура буенча урынбасарына карата районара  суд  “эре күләмдә ришвәт алу” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның июнендә Дәүләткол – Сухаревка автомобиль юлын ремонтлау һәм тергезү буенча эшләр башкаруга район хакимияте белән шәхси эшкуар муниципаль контракт төзегән. Район башлыгы урынбасары, башкарылган эшләрне кабул итүче буларак, ремонт ясаучыдан (ул  – шәхси эшкуарның ире) контракт буенча акчалар вакытында түләнсен һәм башкарылган эшләр каршылыксыз кабул ителсен өчен 200 мең сум күләмдә ришвәт таләп иткән.  Курыккан ир аның таләбен үтәгән һәм түрәнең шәхси йорты өчен 200 мең сумга пластик тәрәзәләр сатып алган.

“Моннан алда район хакимияте башлыгы ятим балалар өчен төзелгән фатирларны бер каршылыксыз кабул  итәр өчен 2 миллион сум ришвәт алуда гаепләнде. Бу эшне тикшерүдә ришвәт алуның яңа очрагы ачыкланды”, – диләр БР буенча Тикшерү комитетында.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә,13 майда компания офисында 2 миллион сумны алган вакытта  ришвәт алуда ихтимал булган арадашчы – 34 яшьлек ир –  тоткарланган. Шул ук көнне Мәләвез районы хакимияте башлыгы урынбасарын да кулга алганнар.

Гаепләнүче сак астында, тикшерүчеләр аның башка җинаятьләргә дә катнашлыгы юкмы икәнлекне ачыклый. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас