Җинаять һәм җәза
4 июль 2022, 06:55

Фотограф модельне агачка бәйләп куйган...

Аны ике атналап вакыт үткәннән соң гына тапканнар.

Carlos Barria / ReutersCarlos Barria / Reuters
Фото:Carlos Barria / Reuters

Япониядә фотограф модельне алдап урманга алып киткән һәм үтергән.

Токиода яшәүче 23 яшьлек Рина Арано медицина көллиятендә белем алган һәм буш вакытларында модель булып та эшләштергән. “Мин һәрчак озын күлмәкләр киям, тавышым да анимедагы персонажларыныкы кебек югары”, – дип аның сүзләрен китерә Япония матбагалары. Яшь кыз 5 июньдә югалган, 3 көннән соң аның туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән.

Ике атналап вакыт үткәч, Араноның гәүдәсе Ибараки префектурасы урманнарының берсендә  табылган.  Андан тума ялангач яшь кызны агачка бәйләп куйганнар. Үлеменең рәсми сәбәбе әлегә әйтелмәгән, әмма мәрхүмәнең муенында буганга охшаган эзләр бар.

Күп тә үтми полиция  33 яшьлек Хироюки Санпейны тоткарлый. Ул Араноны шәһәрдән читтәге йортында бикләп тотуда шикләнелә.  Мәрхүмәнең якыннары сөйләвенчә, Арано Санпей белән социаль челтәрләрдә танышкан. Санпей фотография белән мавыккан һәм кызны фотога төшәргә чакырган.

Ирнең смартфонында Арано белән язышулары һәм наручникларда төшкән фотолары табылган. Санпей исә фотолар модель ризалыгы белән төшерелгән, дип ышандыра. Ул чынлап та Араноны шәһәр читендәге йортына алып барырга теләдем, әмма барышлый кибет янында машинадан төшереп калдырдым һәм башкача күрмәдем, ди.

Мәрхүмә кызның телефонын ирнең вилласында тапканнар. Тикшерүчеләр Санпейның күрсәтмәләре туры килмәвен белдерә. Видеорегистратор язмаларыннан күренүенчә, ирнең машинасы Араноның гәүдәсе табылган урыннан үткән. Тикшерү дәвам итә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас