+9 °С
Болытлы
Подмосковьеда яшәүче ир хатынына бензин сипкән, аңа ут төрткән һәм үзенә кул салмакчы булган.
Телеграм-каналлар язуынча, фаҗига Шаховская шәһәр округының Муриково авылында теркәлгән. Вакыйга урынына полиция һәм медикларны ир белән хатынның күршеләре чакырткан.
54 яшьлек ирне һәм аның 33 яшьлек хатынын авыр хәлдә Подмосковье дәваханәләренең берсенә илткәннәр. Алар өченче дәрәҗәдә пешкән, тәннәренең 40 процентына зыян килгән.
Имеш-мимешләр буенча, алар ярты ел элек ташлашкан, ир хатынын бик нык көнләгән.
Чыганак: lenta.ru