

Мисырда Мансур университеты студенты вуз ишеге алдында егеткә кияүгә чыгудан баш тарткан кызны үтергән.
Җинаять узган дүшәмбедә, 20 июньдә теркәлгән. Мөхәммәт Әдил университет алдында Наира Әшрәфкә һөҗүм иткән һәм муенын пычак белән чәнечкән. Һөҗүмгә 13 студент һәм вуз преподавательләре шаһит булган. Алар соңрак нзкъ Әдил кызны үтерүен раслаган.
Шикләнелүчене икенче көнне тоткарлаганнар. Яшь егет гаебен таныган. Әшрәф егетнең хис-тойгыларын кире каккач һәм аңа кияүгә чыгудан баш тарткач, Әдил бу адымга бара.
Тикшерү нәтиҗәсендә һөҗүмгә берничә ай кала һәлак булган кызның гаиләсе Әшрәфне бу бәйләнчек егеттән саклау үтенече белән полициягә мөрәҗәгать итүе ачыкланган. Моннан тыш, кызның туганнары егеттән кызга зыян итмәвен үтенгән булган...
Чыганак: lenta.ru