Җинаять һәм җәза
24 июнь 2022, 08:04

Урманда яңа туган сабыйга тап булган

Кайсыдыр кәкүк-ана биредә ташлап калдырган, күрәсең...

1obl.ru1obl.ru
Фото:1obl.ru

Воронеж өлкәсендә урманда бер пенсионер яңа туган балага тап була. Бу хәл Нижняя Ведуга  авылында була.  Бөҗәкләрдән таланып беткән нәни өстенә пеленка ябылган килеш яңа туган балаларны күчереп йөртә торган махсус сумкада яткан.

Ир табиблар чакырткан. Өшү билгеләре белән баланы өлкә клиник дәваханәсе реанимациясенә салганнар. Полиция кече яшьтәгене үтерергә маташу маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Кызганыч, никадәр камил кебек тоелган табигатебездә коточкыч гаделсезлекләр бик күп. Шуларның берсе – кемнәрнеңдер җаны-тәне белән бала сөяргә теләп аны тудыра алмавы, икенчесе – ел саен бала табып та аларны теләсә кайда ташлап (приютка тапшырып, бәби табу йортында баш тартып, чүп савытына чыгарып ыргытып) калдыручыларның булуы...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас