Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ятим балаларга һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә торак бүлү буенча җинаять эшен тикшерүдә чуалчыклык тудырганы өчен ведомствоның Башкортстандагы идарәсе эшен тәнкыйтьләде.
Тикшерү комитеты башлыгына мөрәҗәгать итүче бер гаилә турында үзәк матбугат чаралары да язып чыкты. Сиринә һәм Марат Закировлар аутизм һәм эпилепсия белән авыручы бала тәрбияли. Аларга нормаларга туры килмәгән торак биргәннәр, ә түрәләр исә бернинди хилафлык та юк дигән фикердә. Моңа кадәр Бастрыкин бу вакыйгага игътибар иткән иде инде. Әмма проблеманың хәл ителмәвенә ишарәләп, гаилә янә комитет рәисенә язган.
Ведомство рәисе төбәктәге тикшерү идарәсе җитәкчесе Денис Чернятьевка җинаять эшен тикшерүнең барышы һәм бозылган хокукларны тергезү өчен кабул ителгән чаралар хакында яңадан хәбәр итүне йөкләгән. Бастрыкин йөкләмәсе буенча җинаять эше Русия Тикшерү комитетының үзәк аппаратына тапшырылган, ә республика идарәсенең аерым хезмәткәрләренә карата хезмәт тикшерүе билгеләнгән.
Моннан тыш, Бастрыкин судларның фатир бирү турында чыгарган карарларының үтәлмәвенә бәйле күрелгән чаралар турында доклад әзерләргә кушты. Төбәктәге Тикшерү комитеты бер айдан соң хисап тотарга тиеш.
Чыганак: ufa.aif.ru