Барлык яңалыклар

Самокатта йөргән өчен хөкем иткәннәр

Бик хәвефле транспорт төре шул ул.

evo-news.ru
Фото:evo-news.ru

Төмән шәһәренең Ленины район суды 27 яшьлек ирне  исерек килеш электр самокатында йөргәне өчен шартлы рәвештә хөкем иткән.

Моңа кадәр ул аек булмауны раслаучы медицина тикшерүен үтүдән баш тартканы өчен җәзага тарттырылган, әле исә янә исерек килеш  механик транспорт белән идарә итүе өчен  гаепле дип тапканнар. Гаепләү электр самокатының механик транспорт чарасына каравын һәм мопедларга тиңләштерелүен дәлилләгән. Ә бу “М” категориясендәге водитель таныклыгы булырга тиеш дигәнне аңлата.

Суд гаепләнүче иргә сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга хөкем карары чыгарган, 2,5 ел дәвамында  транспорт чаралары белән  идарә итүдән мәхрүм иткән.

“Коммерсантъ” язуынча, соңгы ике елда ЮХХДИ түбәндәге схема буенча эш итә: самокатның куәте 250 ваттан ким булса, кулланучы җәяүле статусына ия, куәтлерәк булса, мопед яисә мотоцикл  водителе булып исәпләнә. Икенче очракта гражданин ЮХХДИ таләбе буенча барлык тикшерүләрне үтәргә бурычлы һәм мондый самокат белән идарә итүче суд алдына басарга мөмкин.

Төмәндә чыгарылган хөкем карары иң катылардан санала: моңа кадәр судлар юл йөрү кагыйдәләрен бозган электр самокатлары водительләренә төзәтү эшләре, штрафлар яисә административ кулга алуны билгеләгән булганнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в