Барлык яңалыклар

Тоткыннардан ришвәт алган

Нәфесен тыя алмаган инде, кыскасы... 

smartik.ru
Фото:smartik.ru

Хабаровск краенда 5 санлы холык төзәтү колониясенең   хәвефсезлек бүлеге төркеменең элекке кече инспекторын  эре күләмдә ришвәт алганы  өчен 7 ел да 3 айга хөкем иткәннәр. Бу хакта бүген, 20 июньдә билгеле булды.

Суд ачыклавынча, 2020 елның гыйнварыннан алып августына кадәр инспектор, колониядәге бер хөкем ителүче белән алдан сөйләшеп, учреждениегә мобиль телефоннар һәмбашка тыелган предметлар алып кергән. Тоткыннар аның картасына акча күчерергә вәгъдә иткәннәр. Гомум алганда кече инспектор  кесәсен 250 мең сумга калынайткан.

Нәфесен тыя алмаган инде, кыскасы... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в