Барлык яңалыклар

29 ел элек кеше үтергән

Бу хакта беркем белмәгән, тик...

mosregtoday.ru
Фото:mosregtoday.ru

Белорет суды 15 июньдә Чиләбе өлкәсендә туып, бүгенге көндә яшәр урыны булмаган иргә карата ачылган җинаять эше буенча производствоны туктатты. Ул 1993 елда кеше үтергән булган.

Гаепләнүче холык төзәтү колониясендә  утырган. 1993 елның июлендә учреждение хакимияте аңа яшәгән урыны буенча отпуск биргән. “Уфа – Сибай” поезды белән өенә кайтканда ул бер ир белән таныша. Хәмер эчәләр. Һәм инде, әлбәттә, эләгешеп китәләр. Шулчак гаепләнүче үзендә булган пычагы белән шешәдәшен чәнчә. Шешәдәше үлә. Ә отпускка кайтучы арестант Магнитогорск станциясендә чыга һәм өенә кайта.

Отпускасы тәмамланганнан соң хөкем ителгән ир янә колониягә кайта, хөкем срогын ахырына кадәр тутыра.  2022 елның мартында 52 яшьлек ир полициягә килә һәм 29 ел элек кылган җинаяте хакында ачыктан-ачык сөйли. Гаепләнүче сүзләренчә, ул бу адымга  җинаять җаваплылыгының срогы чыкканга бара.

“Гамәлдәге законнарга ярашлы, кылган авыр җинаятьтән соң 10 ел үтсә, кеше җинаять җаваплылыгыннан азат ителә, – диләр судта. – Үтерүдән соң 29 ел вакыт үткәнгә күрә, суд гаепләнүченең үтенечен канәгатьләндерде һәм  җинаять эше буенча производство туктатылды”. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в