Барлык яңалыклар

"Курыктым". Җәяүлене бәрдергән кеше тикшерүне читтән күзәтеп торган

Йөрәкле дә икән үзе...

Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Шушы көннәрдә теркәлгән авария урыныннан качып киткән водительне тапканнар. 14 июньдә Олыкүл-Кабак-Суык Чишмә юлында 70 яшьлек ир-атны машина бәрдереп китә. Җәяүле ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк үлә. Ә аны бәрдереп киткән машина урыннан кача. 

Тикшерү барышында авариядә гаепле машина йөртүче табыла. Ул - биредә яшәүче 34 яшьлек ир-ат, «Лада Гранта» машинасы хуҗасы.

"Бу кеше сүзләренчә, ул юлда яткан кешене таптаган, аннары машинадан чыккан, пульсын тотып караган, ашагыч ярдәм чакырган. Үзе табибларны көтеп тормыйча, авария урыныннан качкан. Аннары машинасын гаражда калдырып, авария урынына килгән. Тикшерү эшләре барышын күзәтеп торган. Ләкин хокук саклаучыларга әйтмәгән», - дип сөйләгән Башкортстан ЮХХДИнең баш инспекторы Владимир Севастьянов.

Күзәтү һәм тизлек режимын теркәү камералары ярдәмендә авария ясаган машинаны тапканнар, хуҗасын ачыклаганнар. Тоткарланган ир-ат үз гамәлләрен куркудан дип аңлата. 

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас в