Барлык яңалыклар

Хөкем ителгән кешеләр таксида эшли алмый

Русия Президенты Владимир Путин яңа законга кул куйды.

Хөкем ителгән кешеләр таксида эшли алмый
Хөкем ителгән кешеләр таксида эшли алмый

Хөкем ителгән кешеләр таксида эшли алмый Русия Президенты Владимир Путин хөкем ителгән кешеләргә таксида һәм җәмәгать транспортында эшләүне тыю турындагы законга кул куйды.

Сүз авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган, шулай ук уртача авырлыктагы хокук бозган затлар турында бара. Шулай итеп, кеше үтергән өчен җәзасын алып бетермәгән яки исбат ителмәгән, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салган, кеше урлаган, талаган, сексуаль җинаять кылган өчен хөкем ителгән кешеләргә таксида эшләү тыела.

Андый кешеләр автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар водителе булып та эшли алмыйлар.

Закон нигезендә, хезмәткәрләрнең хөкемгә тартылмау турында һәм җинаятьчелек өчен эзләнүләрнең тукталуы турында белешмә булмаса, кеше эшкә алынырга тиеш түгел.

Бу закон безнең илдә яшәүче Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан һәм Кыргызстан гражданнарына да кагыла.

Закон 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в