Барлык яңалыклар

40 миллион акча белән тәрәзәдән качкан

Бу хәл Мәскәүдә булган. 

40 миллион акча белән тәрәзәдән качкан
40 миллион акча белән тәрәзәдән качкан

Мәскәүдә полиция 40 миллион сум алып качкан кассир хатынны эзли.

Хәл болай булган. 28 яшьлек водитель эшкуар туганыннан 33,5 миллион сум акча алып торган һәм бу акчаны долларларга алмаштырмакчы булган.

 Моны ул арытаба отышлы курс белән валютаны сумнарга алмаштырыр өчен эшләгән. Ир интернет шундый операцияләр белән шөгыльләнүче “трейдер”ны тапкан. Тәүдә алар 2,4 миллион сумны уңышлы алмаштырган. Соңыннан “трейдер” аны  “иң фантастик шартлары” булган Төньяк Тушиндагы акча алмаштыру пунктына алып киткән.

Водитель рюкзагыннан 33,5 миллион сумны чыгарган һәм хезмәткәр хатынга биргән, ирнең танышы хатынга тагын 6,5 миллион сум сузган. Кассир, акчаларны санарга кирәк дип, касса тәрәзәcен япкан. Тәрәзә озак вакыт ябык  торгач, ир жалюзины ачып караган. Хезмәткәр үз урынында булмаган. Каза күрүчеләр шунда ук полиция чакырткан. Карак кассир тәрәзәдән чыгып, Kia машинасына утырып качканлыгы ачыклана. Бу машина Талдом (Мәскәү өлкәсе) шәһәрендә яшәүче хатынга теркәлгән. Ә акча алмаштыру пункты өчен бина арендага нибары бер атна элек кенә тапшырылган. Кассир хатынны эзлиләр... Табарлармы икән?

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в