Барлык яңалыклар

Граната белән янаганнар

Полицейскийлар дип тормаганнар.

otr-online.ru
Фото:otr-online.ru

Хабаровскида суд машинада полиция хезмәткәрләрен бәрдергән ир белән хатынга хөкем карары чыгарды.

Арытаба  киләсе 5 елын ир каты режимлы колониядә үткәрәчәк, хатын  да 2 ел  гомерен рәшәткә артында үткәрәчәк.
43 яшьлек хатын һәм 32 яшьлек ирне “Власть вәкиленә карата көч куллану” маддәсе буенча җаваплылыкка тарттырганнар.

Бу хәл 2020 елның көзендә үк булган. Хабаровск шәһәре гараж кооперативларының берсендә наркотик яшерелгән булган. Аны бер ир килеп алган. Ә аны бирегә таныш хатыны алып килгән. Юл уңаеннан узып баручы патруль хезмәте, нидер сизенеп, туктый һәм ирне тоткарларга тели. Әмма машинадагылар полицейскийларны бәрдерә. Алар имгәнә. Ул гына түгел, тоткарлагач, ир белән хатын, аларга каршылык күрсәтеп, тавыш гранатасы белән яный. Вакыйга урынына килеп җиткән полиция өстәмә наряды җинаятьчеләрне тоткарларга булыша.

Чыганак: ren.tv

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в