+12 °С
Болытлы
Алтайда яшәүче бер ханымы улы вафат булганнан соң да инвалид бала караганы өчен елдан артык вакыт пенсия һәм социаль түләүләр алып яшәгән.
Инвалид баласы авырып үлгән, тик бу хәбәрне Пенсия фондыннан яшергән һәм аңа билгеләнгән ташламалардан законсыз файдалануын дәвам иткән.
Ләкин, дәүләтне алдап булмый, гомумән, ялганлау яхшылыкка китерми. Бер көнне бар да ачыкланган. Үзе яшәгән район прокуроры эчке эшләр министрлыгына ханымга карата җинаять эш кузгату өчен материаллар җибәргән.
Фото: panoramapro.ru.