Барлык яңалыклар

Телефон аша алдыйлар

Нигә безнең халык шулкадәр беркатлы соң?

stolica-s.su
Фото:stolica-s.su

Соңгы тәүлектә 9 башкортстанлы мошенниклар тозагына эләккән. Интернет аша товарлар сатып алу (2 очрак), төрле хезмәтләр тәкъдим итү (3 очрак),  үзләрен банк хезмәтәкәрләре дип таныштырып шалтырату (3 очрак),  брокер компаниясенә инвестицияләр “салу”га (1 очрак)  алдау  очраклары буенча  9 кеше полициягә  мөрәҗәгать иткән.

Мошенниклар куллана торган дистанцион алдау схемалары  барысыны да күптән билгеле кебек инде. Полиция хезмәткәрләре гражданнар белән даими аңлату эшләре алып бара, махсус эшләнгән памяткалар тараталар.  Массакүләм мәгълүмат чаралары аша да хәбәрләр тараталар. Әмма Башкортстан халкы әле булса үзләрен аларның  туганнары, хокук саклау органнары яисә башка оешмалар хезмәткәрләре  дип таныштырган мошенниклар капкынына эләгүләрен дәвам итәләр, соңгы акчаларын шуларга күчерәләр.  

Уфада яшәүче 52 яшьлек  ир интернет аша синтезатор сатып алырга уйлаган. Ул музыка коралы сатыла дигән игълан күргән. “Сатучы” товар өчен акчаны аның банк исәбенә күчерүне сораган. Беркатлы уфалы “сатучы”га 50 меңнән артык акчасын күчергән. Әлбәттә, акча күчү белән мошенник элемтәгә чыкмый башлаган.

Иглин районында  исә 40 яшьлек ир бәлагә тарыган. Аның сүзләренчә, билгесез зат, үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, иргә банк исәбендәге акчалары юкка чыгарга мөмкин дип куркыткан. Һәм аны акчаларын хәвефсез исәпкә күчертергә күндергән. Шулай итеп, 175 мең сум акчасын билгесез исәпкә күчерә һәм колак кага... 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в