Барлык яңалыклар

Ярый әле кешеләрне бәрдермәгән!

Исерек хатын машина белән шәһәр хакимияте алдындагы чәчәк клумбасына менгән.

Ярый әле кешеләрне бәрдермәгән!
Ярый әле кешеләрне бәрдермәгән!

Спиртлы эчемлек кулланып автомобиль белән идарә итү беркайчан да яхшылыкка илтми.

Октябрьский шәһәрендә «Форд Фокус» руле артында утырган исерек хатын чәчәк клумбасына менгән. Бу хәл бүген төнлә Горький урамында, шәһәр хакимияте бинасы янында булган.

Хәзер 36 яшьлек хокук бозучыга 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук аңа ике елга машина йөрү таныклыгыннан да колак кагарга туры килә.

Чәчәкләрне күчереп утыртып та була, ярый әле кешеләрне бәрдермәгән!

Ярый әле кешеләрне бәрдермәгән!
Ярый әле кешеләрне бәрдермәгән!
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в