Барлык яңалыклар

Бабайны көпә-көндез кычкыртып талаган

Җинаятьче пенсионерның оныгы белән таныш булган, аның аша кайсы көнне пенсия алачагын белгән.

Бабайны көпә-көндез кычкыртып талаган
Бабайны көпә-көндез кычкыртып талаган

Бирскида шәһәрдә бер яшь егет көпә-көндез бер бабайның пенсиясен алып качкан. Җинаятьче кулга алганнар.

67 яшьлек зыян күрүченең сүзләренә караганда, банктан 15 мең сум акчасын салдырып, урамга чыккач та ташланган җинаятьче. БР Эчке эшлә министрлыгы хезмәткәрләре шикләнелүче пенсионерның оныгы белән таныш булуын һәм аның аша кайсы көнне пенсия алачагын белгән.

Карт банк бүлекчәсеннән чыккач, егет килеп, бурычка 3 мең сум сораган. Тик бабай баш тарткан. Бирмәгәч, егет аның башына суккан да, бөтен акчасын алып йөгергән.

Элек тә зыян юлында тәртипсез йөргән 20 яшьлек Бөре егетен полицейскийлар тоткарлаган. Кулга алынган вакытта ул акчаны эчемлекләргә һәм күңел ачуларга туздырып беткәнен әйткән. Хәзер җинаятьчегә карата җинаять эше кузгатылган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в