Барлык яңалыклар

Әтисен аяк киеме шнуры белән буган

Бу коточкыч җинаять яңа ел алдыннан Әбҗәлил районында  булган.

Әтисен аяк киеме шнуры белән буган
Әтисен аяк киеме шнуры белән буган

Шушы көннәрдә Яңа ел алдыннан Әбҗәлил районында булган рәхимсез үтерүнең нечкәлекләре ачыкланган.

Фаҗига 2021 елның 30 декабрендә булган. Гаепләнүче туган йортында 61 яшьлек әтисе белән хәмер эчемлекләр эчкән. Гапләшеп, кәеф-сафа корып утырган вакытта өлкән яшьтәге ир аерылган хатынына карата мыскыллы сүзләр әйтә башлаган. Улы әнисен яклаган һәм алар сугышып киткәннәр. Алыша торгач, 27 яшьлек улы әтисен аяк киеме шнуры белән буып үтергән һәм йокларга яткан.

Икенче көнне йорттан чыгып киткән, әмма өч көннән әйләнеп кайткан. Мәетне өйдәге базга яшергән, аны җир белән күмгән һәм ишекне йозакка бикләп киткән.

Югалган ир берүзе яшәгән, улыннан башка янына беркем дә килеп йөрмәгән, шуңа аның югалуын озак вакытлар берсе дә белмәгән. Апрель урталарында гаепләнүче исерек килеш бер кыз туганына әтисен үтергәнен ычкындырган. Хатын бу хакта полициягә хәбәр иткән. Тикшерү чараларын үткәрү барышында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә ир үз гаебен таныган һәм зыян күрүченең җәсәденең урынын күрсәткән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в