Барлык яңалыклар

Мәетне мунча артына күмгән

Бу куркыныч хәл Учалыда булган.

Мәетне мунча артына күмгән
Мәетне мунча артына күмгән

Учалыда яшәүче бер ир танышын үтергәнче кыйнаган да, мәетен мунча артына яшереп куйган. Берсе дә тапмасын өчен шифер һәм башка чүп-чар белән күмгән.

Полицейскийлар мәгълүматларына караганда, мәрхүмнең югалуы турында аның апасы хәбәр иткән. Тикшерү барышында соңгы тапкыр аны берничә ел элек төрмәдән чыккан ирнең өендә күрүләре ачыкланган. Ул ир төрмәдә кеше үтергәне өчен утырган.

Шикләнелүчене кулга алгач, ул бер-ике сәгатьтән үк һәлак булучыны конфликт аркасында үтерүе турында сөйләгән.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в