Барлык яңалыклар

Җиләк яратучы водитель

10 тонна татлы җимеш урлап качкан.

Җиләк яратучы водитель
Җиләк яратучы водитель

Берничә көн элек Мәскәүдәге полиция бүлекләренең берсендә 58 яшьлек эшкуар мөрәҗәгать иткән. Виктор сүзләренә караганда, бер атна элек ул Төркиядән зур күләмдә җиләк кайтарткан. Омск шәһәреннән сатып алучыны табып, татлы йөкне аңа җибәрергә уйлаган.

Транспорт компанияләренең берсе белән килешкәч, Викторга йөк машинасы белән Сергей исемле водительне җибәргәннәр. Сергей килеп, фурасына 10 тонна җиләкне төяп, ерак юлга кузгалган.

Ике көн барысы да план буенча барган, шофер Виктор һәм заказчы белән элемтәдә булып, үзенең хәрәкәте турында хәбәр итә барган. Әмма өченче көнне водитель берсенә дә трубканы алмый башлаган. Шуннан инде эшкуар полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хәзерге вакытта полиция тикшерү үткәрә һәм бизнесменнан 10 тонна җиләк урлап качкан шоферны эзли. Товар 2 млн 800 меңлек булган.

Евгений Гусев фотосы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в