Барлык яңалыклар

Банктан 14 миллион сум акча алып качкан

Бу хәл 6 ел элек булган.

Ә.Шакирҗанова.
Фото:Ә.Шакирҗанова.

Алты ел элек Казан банкыннан 14,2 миллион сум акча урлаган хатынны быел Санкт-Петербургтагы гыйбадәтханәдә тоткарлаганнар. Светлана А.ны Татарстанга кайтарганнар. Бүгенге көндә ул СИЗОда утыра. 

2016 елның июнендә «Банк Казани» хезмәткәрләре инкассатор сумкаларын ача һәм чын акча урынына ялган акча булуын ачыклый. «Прикол» банкы акчалары белән 14,2 миллион сумны алмаштырулары билгеле була.

Башта моны инкассаторлар эшләгән дип уйлыйлар. Ләкин аннары бу версия кире кагыла. Акчаны санаганда алмаштырганнар дип фаразлыйлар. 39 яшьлек кассир Светлана А.га сораулар белән баралар, тик ул өйдә булмый. Аның белән бергә яши торган 37 яшьлек Юрий С. да юкка чыга. Ир белән хатынны федераль эзләүгә бирәләр.

«Икесе дә Чистайда туган, җинаять булган көнне «Опель Астра» машинасында хәрәкәт иткәннәр», – диелә оператив хәбәрдә.

Шулай итеп бу кешеләр эзсез югала. 2022 елның маенда Санкт-Петербургта качкыннарны полиция таба. Аларны Казанга алып кайталар.

Бу кешеләрне видеокүзәтү системасы ярдәмендә тапканнар. «Акыллы камера»ларның берсе Светлананы таба, аннары ир белән хатынны гыйбадәтханәдә тоткарлыйлар. Алар соңгы айларда бик авыр яшәгән, көнлекче булып эшләп йөргәннәр. Гыйбадәтханәдә  алар турында Аллаһтан курка торган кешеләр дип сөйлиләр.

Светлана белән Юрий кыйммәтле машиналар да, фатирлар да алмаган. Әлегә кассир хатын 14 миллионны кая куйганын әйтми, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас в