Бүген һәрберебез яхшы белә – закон буенча хезмәт хакының күләме яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш. Әмма законны санламаучы җитәкчеләр дә очрап тора.
Башкортстанда күптән түгел шундый бер намуссыз җитәкче хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән – компания директоры хезмәткәрләренә болай да зур булмаган хезмәт хакын түләми интектергән.
Тикшерүче версиясе буенча, директор үткән елның берничә ае өчен хезмәткәрләренә хезмәт хакын бөтенләй түләмәгән – 10 кеше ярты миллион сумнан артык акчасын ала алмаган. Шулай ук алар берничә ай дәвамында яшәү минимумыннан кимрәк хезмәт хакы алган. Ә бу инде җинаять санала. Ә бит компаниядә хезмәткәрләргә лаеклы эш хакы түләргә акча булган, ләкин аны җитәкчелек башка максатларга тотынган.
Әлеге вакытта гаепләүче карар расланган һәм судка озатылган.