Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 Май 2022, 17:55

Тереләй янып үлсеннәр өчен

Йортны бикләп ут төрткәннәр.

smartik.ru
Фото:smartik.ru

Иркутск өлкәсендә 4 кешедән торган гаиләне тереләй яндырырга маташкан 18  яшьлек кызны һәм аның элек хөкем ителгән егетен тоткарлаганнар. Бу хакта Тикшерү комитетында хәбәр итәләр.

22 май көнне Братск шәһәрендә 18 яшьлек кыз әти-әнисе белән талашкан һәм аларны үтерергә уйлаган. Кайчандыр төрмәдә утырып чыккан егете белән алар ишекне терәтеп ябып куялар һәм тиз янып китә торган предметлар, коры үлән, машина покрышкалары тезәләр. Аннары ишек янәшәсенә газ баллоны куеп, ут төртәләр. Алар өметләнүенчә, кызның әти-әнисе белән 15 һәм 19 яшьлек бертуганнары янып үләргә тиеш булган.

Әмма төтенне күршеләре күрә, алар гаиләне коткара. Егет белән кызны тоткарлаганнар. “Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу” маддәсе буенча җинаять  эше кузгатылган. Моңа кадәр төрмәдә утырып чыккан 32 яшьлек ир шәхескә каршы алдан уйлап көчләү җинаятьләре кылган өчен хөкем ителгән булган.

Сорау алганда “гашыйклар” тулысынча гаепләрен таныган.

Коточкыч хәлләр. Сине дөньяга тудырган кешеләрне, бертуганнарыңны яндырырсыңмы?

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: