Быел 19 февральдә төнлә исерек ир машинада хатыны белән талаша башлаган. Ул икенче бер иргә көнләшкән. Алар арасында җәнҗал купкан. Ызгыш вакытында ир тормыш иптәшенең уң колагын тешләп алган.
Хатын бу эшне болай гына калдырмаган, судка биргән. Әмма, зыян күрүченең, тешләгәч тә төшерелгән фоторәсемен күреп, шулай ук суд утырышында зыян күрүченең колагында теш эзе дә калмаганын исәпкә алып, суд иргә каты җәза билгеләмәгән.
Нәтиҗәдә, барлык хәлләрне, шулай ук зыян күрүченең фикерен исәпкә алып, суд гаепләнүчене җиде мең сумлык штраф билгеләгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.