Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 Май 2022, 15:42

Исерек ир хатыны утырткан рассаданы туздырган

Бу кылыгы аны үлемгә китергән дә инде...

Архангель өлкәсендә  ирен үтерүдә шикләнелгән  61 яшьлек хатынны тоткарлаганнар.

Тикшерү версиясе  буенча, 20 май көнне Новодвинск шәһәрендә  исерек ир хатыны белән талашкан. Кызганнан-кызган җәнҗал вакытында ир хатыны утырткан яшелчә рассадаларын пыран-заран китергән. Моңа түзмәгән хатын пычакка үрелгән һәм   иренең ботын чәнечкән. Пычак артериягә туры килгән.

Кызганычка каршы, пенсионер хатын чакырткан ашыгыч ярдәм бригадасы  ирне коткара алмаган, күп кан югалтудан ул үлгән.

Җинаять эше кузгатылган.

Әйе, эчкечелекнең бер дә яхшыга китергәне юк әле...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: