Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 Май 2022, 13:16

Элекке инкассатор банкоматны талаган

Ләкин тотылган.

pikabu.ru
Фото:pikabu.ru

Уфаның Киров районы суды Благовещенскида яшәүче иргә карата “эре күләмдә караклык” маддәсе буенча хөкем карары чыгарган. БР прокуратурасы хәбәр итүенчә, моңа кадәр инкассация хезмәтендә эшләүче бу ир акча урларга уйлаган.  Узган елның апрелендә ул, униформа киеп, Менделеев урамындагы бизнес-үзәккә килгән. Инкассатор эшенең барлык нечкәлекләрен һәм банкомат корылышын белеп, ир аппаратны ачкан һәм аннан 12 миллион сум акчаны урлап качкан.

Аны Русия буенча эзли башлыйлар һәм 2021 елның ноябрендә Сочида табалар.

Җинаятьче гаебен тулысынча таныган, 200 мең сум зыянны каплаткан. Суд 4 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Шулкадәр вакытын ул  гомум холыклы колониядә үткәрергә мәҗбүр булачак.  Тагы да ул 300 мең сум штраф һәм банкка салган зыянны тулысынча каплатырга тиеш.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: