Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 Май 2022, 14:55

“Права алып биреш әле”, - дип мөрәҗәгать иткән икәү танышларына...

Бу эш ничек булып беткән дип уйлыйсыз?

“Права алып биреш әле”, - дип мөрәҗәгать иткән икәү танышларына...
“Права алып биреш әле”, - дип мөрәҗәгать иткән икәү танышларына...

       Ришвәт алу, ришвәт бирүнең җинаять булуы турында  сөйләп торабыз,  даими язып торабыз, әмма барыбер ришвәтчеләр очрап тора. Шушы законсыз адымга барганчы бу гамәлнең суд белән тәмамланасын күпләр уйлап та карамый.

        Менә тагын шундый бер күңелсез очрак. Моннан берничә ел элек Ишембай шәһәрендә яшәүче ике ир уртак танышларына: “Имтиханнар биреп торасыбыз килми,  права алып биреш әле”, - дип мөрәҗәгать иткән. Тегесе акчалата бүләк өчен ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Һәм... кайчандыр үзе белән бергә полициядә эшләгән дустына мөрәҗәгать иткән. Монысы да баш тартып тормаган – правага дәгъва итүчеләрне, имтиханнарны тапшырдылар дип, теркәп тә куя.

     Бу эшне оештыручы ярыйсы ук саллы бүләк алган – 71 мең сум. Алай гына түгел, егетләргә медкомиссия үтеп тормый гына, медицина белешмәсе алып бирешкән. Әлбәттә, бушка түгел. Тегеләргә тагын ике мең сумны чыгарып салырга туры килгән....

     Кырын эш кырык елдан соң да беленә. Ничек кенә булмасын, бу эшләр дә беленгән. Экс-полицейскийлар үз гаепләрен танымаган, әмма суд аларны 3 һәм 3,5 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм иткән.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: