Аны үтерүдә гаеләнеп 52 яшьлек ир кулга алынган.
Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, җинаять кылынган көнне ир үзенең хатынына шалтыраткан һәм очрашу турында сөйләшкән. Ир белән хатын бергә яшәмәгән булганнар. Сөйләшүне ишетеп, ирнең сөяркәсе фатирны эчтән бикләп куйган да ачкычларын яшергән. Сөяркәләр арасында гауга чыга һәм башкача аңлата алмагач, ир йодрыкларын эшкә җигә. Хатынны кыйнап ыргыткач ул хатыны янына юл ала. Кайткач сөяркәсенең җан тәслим кылуын күрә.
Ир табиб-психиатрда исәптә торган булган. Әлеге вакытта “Кешенең үлеменә китергән тән җәрәхәтләре салган өчен” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Чыганак: tatpressa.ru