Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 Май 2022, 13:18

Эшкуарны 8 елга утыртканнар

Булмас!

YouTube
Фото:YouTube

Омскида суд 49 яшьлек эшкуар, нефть продуктлары җитештерүче фирма  җитәкчесен мошенниклык өчен 8 елга хөкем иткән.

Шулай ук аңа 750 мең сум күләмендә  штраф билгеләгәннәр. Моннан тыш суд бер компаниянең 64,6 миллион сумлык искын канәгатьләндергән. Һәм эшкуарның Audi 100 машинасына арест салган.

Тикшерү версиясе буенча, хөкем ителгән эшкуар, банк җитәкчелегенә ялган мәгълүматлар  күрсәтеп, займ алуга ирешкән. Бу акчаларның бер өлешен ул бурычын каплатуга тотынган, калган 1 миллиард 46 миллион сумын – урлаган. Шулай ук кулы озын эшкуар башка фирмалар белән нефть продуктлары поставкаларына килешүләр төзегән, әмма өстенә алган бурычларын үтәмәгән. Ул 4 компаниягә салган зыян 109 миллион сумнан бәяләнә.

Бу кадәр зур суммалар белән эш иткән кешеләрнең рәшәткә артына утыруларына ышанып та булмый кебек. 8 ел ук утырыр микән? 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: