Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
20 Май 2022, 13:00

“Төнге күбәләк”кә мәхәббәт уйнагач кына түлим дигән

Вакыйга ничек тәмамланган?

“Төнге күбәләк”кә мәхәббәт уйнагач кына түлим дигән
“Төнге күбәләк”кә мәхәббәт уйнагач кына түлим дигән

Нефтекамада фахишәнең дус егете, интим-хезмәтләр өчен түләүне таләп итеп, бер иргә уклауга охшаш агач әйбер  белән янаган. Ул аның алтын алкаларын һәм 500 сум акчасын талап алган.

Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, 28 яшьлек каза күргән егет җиңел холыклы хатын белән интернетта танышкан һәм аны өенә чакырган.

Фахишә “мәхәббәте” өчен алдан түләүне сораган, әмма “клиент”, алданудан шикләнеп, акчаларны “эш узгач” кына түлим дигән. Шул арада төнге күбәләк “кибеткә барасым бар” дип чыгып йөгерә, ә аның урынына икенче ир керә дә, “клиент”ны  көчләргә маташуда гаепли.

Күзәтү камералары язмаларын тикшергәч, полицейскийлар җинаятьтә шикләнелүче ир шәхесен ачыклаган. Ул – моңка кадәр хөкем ителгән 33 яшьлек нефтекамалы. Ул барын да ачыктан-ачык сөйләп биргән. Тикшерү бүлеге талау турында җинаять эше кузгаткан.

Оперативниклар “төнге күбәләк”не дә тоткарлаган. Ул да хокук саклау органнарының күптәнге “таныш”ы икән. Хатын кайчандыр мошенниклык өчен җаваплылыкка тарттырылган булган.

Чыганак: bashinform.ru

Фото: poembook.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: