Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 Май 2022, 13:55

Бер гаепсез үсмергә пычак белән ташланган

Урамга чыгу куркыныч...

Бер гаепсез үсмергә пычак белән ташланган
Бер гаепсез үсмергә пычак белән ташланган

Ленинград өлкәсенең Выборг шәһәрендә полицейскийлар урамда 14 яшьлек мәктәп укучысына пычак белән ташланган 30 яшьлек  ирне тоткарлаган.

РЕН ТВ каналы мәгълүматлары буенча, үсмер урамда йөргән чакта аңа котырынган ир очраган һәм пычак белән муенын кискән.

Муены яраланган үсмерне дәваханәгә алып киткәннәр. Ирне тоткарлаганнар. Ачыклый башлагач, элегрәк аның  кеше милегенә зыян салганы һәм наркотиклар, психотроплы һәм аларга тиңдәш маддәләрне законсыз сатып алганы өчен хөкем ителгәнлеге билгеле булган.

Яңа җинаять эше кузгату турында сүз бара. 

Чыганак: lenta.ru

Фото: stavplus.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: