Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 Май 2022, 14:00

Югалган Гөлнараны ни өчен үтергәннәр?

Кырын эш 40 елдан соң да  ачыклана шул...

Югалган Гөлнараны ни өчен үтергәннәр?
Югалган Гөлнараны ни өчен үтергәннәр?

10 майда Яңавыл районы полициясенә 58 яшьлек хатын мөрәҗәгать итә, ул кызын эзли. Аның 34 яшьлек кызы 6 майда өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Берничә көннән Максим авылы янындагы урманда мәет табыла. Ул югалган хатын булып чыга.

Якынча версия буенча, 34 яшьлек хатын 30 яшьлек ир-атка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Хатынны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр, ул бу ир-аттан шуны кайтару өчен ярдәм сорый. 

Ир-ат ярдәм итәргә ризалаша, хатыннан 100 мең сум акча ала. Ләкин вакыт уза, таныклык булмый. Шуңа күрә хатын акчаны кире кайтаруны таләп итә, полициягә мөрәҗәгать итү белән яный.

Ир-ат акчаның 30 меңен тоткан, ләкин бу турыда әйтмәгән. Бер очрашу вакытында ул 70 меңне кире кайтарган, калганын өйгә кайткач бирәм дип ышандырган һәм алар бергә машинага утырып киткәннәр. 

Юлда барышлый ир-ат туктый, машина ватык дип әйтә, хатынга көтеп торырга куша. Үзе багажниктан бау ала һәм хатынны буып үтерә. Мәетне урманга илтеп ташлый, сумкасын һәм алдан биргән 70 мең сумны, телефонны ала. 

Җинаятьтә шикләнеп Яңавылда яшәүче 30 яшьлек ир-ат тоткарлана. 

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас: