Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 Май 2022, 13:05

Акылы “алтын” икән...

Кредитын түләмәскә уйлаган. 

Акылы “алтын” икән...
Акылы “алтын” икән...

Аскын районы прокуратурасы бер хатынга карата “җинаять кылыну  турында ялган шикаять бирү” маддәсе буенча гаепләү карары чыгарган.

Төбәк ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гаепләнүче 2022 елның мартында 296 мең сумлык кредит рәсмиләштергән. Аны түләргә теләмичә, бер атнадан соң  сумкамнан 280 мең сум акчамны урладылар дип полициягә гариза яза. Бу хәлне дәлилләп  кискәләнгән сумкасын күрсәткән.

Хокук саклау органнары вакыйганы тикшерә башлагач, гаепләнүче ханым үзенең ялган шикаять итүе турында барын да ачыктан-ачык сөйләп биргән. Моны ул үзенең финанс проблемалары булуы, шул сәбәпле кредитын түли алмаячагы белән аңлаткан.

Җинаять эше Караидел районара судына юнәлтелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: