Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
17 Май 2022, 15:15

Украина флагын балконына элгән

Һәм штрафка тарттырылган...

Украина флагын балконына элгән
Украина флагын балконына элгән

9 майда Уфаның Калинин районы суды балконына Украина флагын элгәне 35 яшьлек Евгений Букаревны РФ Кораллы көчләрен дискредитацияләүдә гаепле дип тапкан. Ул 30 мең сумга штрафка тарттырылган, дип хәбәр итәләр судларның берләштерелгән матбугат хезмәтендә. “Уфа against”  телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, Евгений Букаревны 9 майда тоткарлаганнар. Полиция бүлегендә протокол төзегәч, судка алып киткәннәр. Суд карарында Букаревның 23 апрельдә Черниковка бистәсендәге фатир балконына Украина әләмен чыгарып элүе хакында хәбәр ителә. Берникадәр вакыттан соң аңа Уфа блогеры Арслан Нигъмәтҗанов килә, һәм, үзен БСТ журналисты дип таныштырган һәм ирдән интервью алган. Соңрак аны үзенең YouTube-каналында бастырып чыгарган. Букаревның  Украинадагы махсус операцияне хупламыйм дигән сүзләре  яздырылган стенограмма һәм балконда эленгән флагны сурәтләүче фото да производство эшенә  беркетелгән булган.

Чыганак: kommersant.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: