Уфа шәһәрендә суд приставлары бер ханымның машинасын тартып алгач кына штрафларын түләттерүгә ирешкәннәр.
Тизлек яраткан хатынның түләнмәгән 60 штрафы булган. Әмма ул аларны түләргә ашыкмаган. Mitsubishi ASX автомобилендә китеп барганда аны ДАИ инспекторлары чираттагы мәртәбә туктата. Түләнмәгән штрафлары барлыгы ачыклангач, тиз арада суд приставларына хәбәр итәләр һәм машинасын махсус стоянкага озаталар.
Хатын тиз арада 34,5 мең сум штрафын, шулай ук аларны вакытында түләмгән өчен 58 мең сум күләмендә башкарма сборны түләргә мәҗбүр була. Моңардан тыш, эвакуатор хезмәтен, машинасын махсус стоянкада тоткан өчен дә түли. Кесәсе ару гына бушый...