Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
14 Май 2022, 17:39

10 һәм 14 яшьлек кызларны сигезенче каттан тотып ыргыткан

Каян килә кешеләрдә шундый кансызлык?

10 һәм 14 яшьлек кызларны сигезенче каттан тотып ыргыткан
10 һәм 14 яшьлек кызларны сигезенче каттан тотып ыргыткан

Туваның Кызыл шәһәрендә 24 яшьлек ир-атны хөкем итәләр. Ул ике кыз баланы сигезенче кат тәрәзәсеннән тотып ыргыткан. Балалар бу егеткә телевизор карарга комачаулаган булган.

Фаҗига былтыр көзен була. Ир-ат арендага алынган бүлмәдә яши. Шушы ук фатирда 10 һәм 14 яшьлек кызлар да тора.

Ир-ат телевизор карый, кызлар аңа комачаулый һәм ул аларга кисәтү ясый. Кызлар сүз тыңламагач, ир-ат аларны ачык тәрәзәдән урамга тотып ыргыта. 10 яшьлек кыз урында ук үлә, аның дусты хастаханәдә вафат була.

Хәзер бу ир-атны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: "Интертат".  

Фото: newtimes.kz

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: