Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
13 Май 2022, 13:45

Машина карагын тотканнар

Автосервис хезметкәре бик күп кешеләрне алдаган. 

Машина карагын тотканнар
Машина карагын тотканнар

Полиция бүлегенә бу егеткә карата беренче гариза Уфада яшәүче 50 яшьлек хатыннан килгән. Ул двигателен төзәттерү өчен автосервиста калдырган машинасы югалуы турында хәбәр иткән. Берничә көннән соң хатын интернетта үз машинасының бер өлешен сатуга куелуы турында игълан күргән.

"Оператив-эзләү барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан машиналарны автомастерской хезмәткәре урлап сатуы ачыкланган. Тик ул вакытка җинаятьче эшеннән китәргә өлгергән һәм шәһәрдән чыгып качкан",-дип хәбәр итәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Хокук сакчыларына билгеле булганча, шикләнелүче — 39 яшьлек уфалы 2019 елда бу автосервиска эшкә урнашкан булган. Ул элек тә шулай машиналар урлап саткалаган. Бер клиентның машинасын сату-алу килешүендә ялган имзалар куеп, аны яңадан саткан. Ә икенче берәүгә «тимер атлар» сатарга ярдәм иткәндә машинаның хуҗаларына акчаның бер өлешен генә биргән. Шул рәвешле алдап, шикләнелүче алты автомобиль хуҗасын алдаган.

Оперативниклар җинаятьчене Краснодар краенда эзләп табалар һәм аны кулга алалар.

Полицейскийлар урланган ике машинаны табып, хуҗаларына кире кайтарган. Калган транспорт чараларын әзлиләр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: