Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
13 Май 2022, 09:37

Исерек хатын полицейскины тукмаган

Хатын дуласа, аттан яман, диләрме әле?

gtrk.tv
gtrk.tv

Хатын дуласа, аттан яман, диләрме әле? Ә исерек хатын-кыз аннан да куркынычрак. Шушы көннәрдә Кыйгы районында яшәүче 39 яшьлек хатын полиция хезмәткәренә ташланган.

Эш болай булган: 26 апрельдә ике полиция хезмәткәре балаларын карау буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен исәптә торучы хатынны тикшерергә аның йортына килә. Өйдә алар исерек хатынга һәм аның белән бергә яшәүче иргә тап булалар.

Ир кеше хокук саклаучыларның килеп керүенә кәнагәтьсез белдерә башлый. Ул, полицейскийларның таләпләрен инкяр итеп, каршылык күрсәтә. Шуңа хокук сакчылары, ирне кулга алып, административ җаваплылыкка тарттыру өчен полиция бүлегенә алып барырга дигән карарга килә.

Шул вакыт хатын, ирне җибәрүләрен таләп итеп, ямьсез сүзләр белән кычкыра башлый. Алай гына да түгел, ул участковыйларның берсенә аягы белән тибәргә тотына, аннары агач киштә белән кизәнә, ахырда металл торба белән берничә тапкыр суга.

Мондый кылыгы өчен хатынга карата җинаять эше ачылган, дип хәбәр итәләр Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсеннән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: