Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
13 Май 2022, 21:09

170 кешене фатирсыз калдырган

Фатирсыз да, акчасыз да калганнар кызганыч...

bankstoday.net
Фото:bankstoday.net

Татарстанның  Яр Чаллы шәһәре судында күчемсез милек өлкәсендә аеруча зур күләмдә мошенниклык турындагы эш карала.

«Респект» күчемсез милек агентлыгын җитәкләгән риэлтор Албина Созонова 2019 елның апреленнән 2020 елның гыйнварына кадәр 15% ташлама белән яңа йортлардан фатир сатып алырга тәкъдим иткән.

Бәяләрнең түбән булуын риэлтор, йорт төзелә башлаганчы күпләп алып куюы белән аңлаткан. Нәтиҗәдә, күпләр фатирсыз да, акчасыз да калган.

2020 ел башында риэлтор корбаннары полициягә гариза бирә башлаган. Шул ук елның мартында Созонова кулга алына.

Бүген алданган клиентлар реестрында 170 кеше исәпләнә. Зыян 300 млн. сум тәшкил итә. «Респект» клиентлары фикеренчә, фатирсыз калган кешеләр саны күбрәк һәм зыян күләме 1,5 млрд. сумнан да ким түгел. 

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Читайте нас: