Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 Май 2022, 16:23

"Хатыным югалды, эзләшегез..."

Бу хәл Петербургта булган. 

wallpaperscraft.ru
Фото:wallpaperscraft.ru

Петербургта хатынын үтереп, мәетен тураклауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. 

Русия Тикшерү комитетының Петербург шәһәре буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьтә шикләнеп биредә яшәүче 1978 елда туган ир-ат тоткарланган.

Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын талаша. Шуннан соң ир хатынын үтерә. Фаҗига Колпинодагы йортларның берсендә 22 февраль тирәсендә була. Үтергәннән соң, ир хатынның мәетен Гатчина районына алып китә, урманга илтә һәм мәетне кисәкләргә тураклый.

Хәзер бу ир-ат күрсәтмәләр биргән инде. Хатынның мәетенең калдыкларын да тапканнар. 

Моңа кадәр Колпинода яшәүче бу ир-атның полициягә мөрәҗәгать итүе билгеле булган. Аның сүзләренчә,  2 мартта кич белән талашкач, хатыны өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Ул хатынын табуны сораган булган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат". 

Читайте нас: